Биографиясе

1911 елның 25 декабре, Вологда шәһәре — 1983 елның 15 августы, Удмурт АССРның Балезино районы Балезино шәһәр тибындагы поселогы.

Түбән Новгород педагогия техникумын тәмамлый (1931).

Хезмәт эшчәнлеген 1932 елда «Кызыл текстильче» фабрикасы каршында фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укытучы булып башлый (Кукмара шәһәр тибындагы поселогы).

1932 елдан Удмурт АССРның Балезино районында: тулы булмаган урта мәктәптә укытучы, уку-укыту мөдире, директор (Кестым авылы), 1945 елдан район советы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, 1950 елдан ятим балалар йорты директоры (Кестым авылы), 1954–1983 елларда Мичурин исемендәге колхоз рәисе.

Хәсәнов җитәкчелегендә колхоз зур күп тармаклы югары табышлы хуҗалыкка әверелә, үрнәк-тәҗрибә статусын ала (1961). Җитештерү һәм торак биналар, мәктәпләр, кибетләр, мәдәни-көнкүреш билгеләнештәге объектлар төзелә, асфальт юллар салына. Колхозчыларның тормыш шартлары сизелерлек яхшыра. Колхоз «Почёт билгесе» орденына лаек була, СССР ВДНХсының Мактау тактасына кертелә (1971). Хәсәновның алдынгы тәҗрибә мәктәбе булдырыла, тәҗрибә уртаклашырга республиканың башка районнарыннан киләләр.

Герой исеме Бөтенсоюз социалистик ярышларда ирешкән уңышлары, 1976 елда бөртекле ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү һәм дәүләткә сатуны арттыру буенча соц. йөкләмәләрне һәм планнарны үтәгәндә хезмәт батырлыклары өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә.

Истәлеге

Балезино шәһәр тибындагы поселогында, Кожило авылында урамнар Хәсәнов исеме белән атала. Районның тарих-төбәк музеенда Геройлар стендында портреты, колхозның идарә бинасында мемориаль такта куела.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда — наши земляки. Ижевск, 1983; 

Удмуртская Республика: Энцикл. Ижевск, 2000.