Административ-территориаль буйсынуы

Авыл “Юбилейная” кошчылык фабрикасы төзелешенә бәйле ТАССР Министрлар Советының 1978 елның 26 сентябрь карары нигезендә оештырыла. Торак пункт буларак 1986 елда теркәлә.

Исеме Баку комиссары, Лаеш районында туган И.Я.Габишев хөрмәтенә бирелә.

Оештырылган вакытыннан Лаеш районында. Хәзер Габишев авыл җирлеге хакимияте үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1981 елда “Юбилейная” кошчылык фабрикасы ачыла (2001 елдан – акционерлык җәмгыяте). 2013 елдан “Юбилейная” авыл хуҗалыгы предприятиесе” акционерлык җәмгыятенең җитештерү көчләрендә “Яратель” кошчылык фабрикасы продукциясе җитештерелә башлый (“Ак Барс” кошчылык комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы): тавык йомыркасы җитештерүдә специальләшә.

Халкы күбесенчә Казанда эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1986 елда авылда урта мәктәп ачыла (бина төзелә), 2015 елдан М.Ә.Гәрәев исемен йөртә (2016 елда М.Ә.Гәрәев катнашында истәлек тактасы ачыла).

Мәктәп каршында мәктәп һәм авыл тарихына багышланган музей почмагы эшли (2009 елдан, оештыручысы – З.К.Шәйхетдинов).

Авылда шулай ук “Одуванчик” балалар бакчасы (1983 елдан), Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге мәдәният-спорт үзәге (1994 елдан), дәвалау амбулаториясе (1994 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1996 елдан), китапханә (1983 елдан), мәчет (2002 елдан) эшли.

Мәдәният-спорт үзәге каршында “Импульс Данс” эстрада бию студиясе (2004 елдан, 2017 елдан – үрнәк, оештыручысы – С.В.Зайцева), “Калинка” балалар фольклор ансамбле (2009 елдан), “Дуслык” театр студиясе (2011 елдан) бар.

Авыл тирәсендә ТР табигать истәлеге – Мүкле күл урнашкан.

Халык саны

1989 елда – 1636,
2002 елда – 2488,
2010 елда – 2527,
2017 елда – 3116 кеше (татарлар – 51%, руслар – 46%, чуашлар – 1%, әрмәннәр – 1%).