Гомуми мәгълүмат

Самара өлкәсенең төньяк‑көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 3662 кв.км. Үзәге – Тольятти шәһәре (район составына керми).

Халкы – 69424 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2364 кеше. Алар, башлыча, Выселки авылында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Авылга Сускан күле янына күчеп төпләнгән руслар, татарлар һәм чуашлар нигез сала. Алар бер авыл җирлегенә кергән өч авылда: Ивановка рус авылында, Бритовка татар авылында һәм Сускан чуаш авылында яшиләр.

Тугыз мәчет эшли, кайберләре 1930 елларда сүтелә, калганнары мәктәпләргә һәм хуҗалыкта кулланылырга тапшырыла. Хәзерге вакытта авылда ике мәчет бар: иске (сакланган агач бинада) һәм яңа мәчет (1997 елда төзелә).

1929 елда «Кызыл Йолдыз» артеле (соңыннан «Дружба» колхозы) оештырыла. Выселки авылы мәктәбендә татар телен өйрәнү түгәрәге эшли, «Алтынчәч» татар ансамбле оештырыла. Корбан бәйрәме, Сабан туе һәм Ураза бәйрәмнәре үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Ставрополь районында рәссам, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе И.М. Хәлиуллов (Татарские Выселки авылы) туган.