Биографиясе

1650 тирәсе – 1726 тирәсе, Санкт-Петербург.

1662 елдан дәүләт хезмәтендә. 

1676–1678, 1687–1689 елларда Әстерхан, 1684–1685 елда Киев воеводасы. 1682–1684 елларда Юлбасарлык, 1685–1686, 1699–1707 елларда Мәскәү мәхкәмә, 1711–1713 елларда Азык-төлек приказлары башлыгы.

1698–1699 елларда Рязань полкы командиры.

1701 елдан Якын канцелярия әгъзасы.

1713–1716 елларда Мәскәү, 1719–1724 елларда Казан губернаторы. А.П.Салтыков дәверендә Казан губернасы 5 провинциягә бүленә (1719–1720), Казанда пумпа заводы барлыкка килә (1719), төбәктә җан башыннан салым кертелә (1724), казна постау мануфактурасы сәүдәгәр И.А.Михляевка тапшырыла (1724). 1719–1722 елларда губерна территориясендә 1 нче ревизия үткәрүгә булышлык итә, Пётр I нең Иранга яулары вакытында (1722–1723) кораблар төзүдә, азык-төлек әзерләүдә катнаша. 1722–1723 елларда митрополит Тихон III белән Идел буенда рус булмаган халыкларны христианлаштыруда катнаша, Казанда Архиерей йорты кирәк-яракларына акчалата ярдәм күрсәтә.

1721–1722 елларда Казан сарай мәхкәмәсе президенты.

1724 елдан Санкт-Петербургта яши.

Әдәбият

Пупарев А.Г. Казанские губернаторы. Казань, 1856.

Дворянские роды Российской империи. СПб., 1995. Т. 2.

Серов Д.О. Администрация Петра I. М., 2007.

Автор – Е.Б.Долгов