Биографиясе

1900 елның 12 феврале, Тула губернасы, Венёв өязе Серебряные Пруды авылы — 1982 елның 18 феврале, Мәскәү.

М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1925), шул ук академиянең Көнчыгыш факультетын (1927) тәмамлый.

1918 елдан — Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышы чорында В.М.Азинның 28 нче дивизиясе составында Мурзиха, Алабуга, Бөгелмә һ.б. торак пунктларны азат итүдә катнаша; Көньяк һәм Көнбатыш фронтларда сугыша.

1921–1940 елларда укчы подразделениеләр һәм частьлар, бригада, корпус белән җитәкчелек итә; Казан пехота училищесендә эшли.

Көнбатыш Белоруссияне азат итүдә һәм советлар-фин сугышында (1939–1940) армия белән җитәкчелек итә.

1940–1942 елларда — Кытайда хәрби атташе.

1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында: Сталинград, Дон, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтларында 1 нче резерв (64 нче), 62 нче (1943 елның апреленнән — 8 нче гвардия) армияләр командующие.

Сугыштан соң Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә баш командующий урынбасары, 1 нче урынбасары (1945–1949) һәм баш командующие (1949–1953).

1953 елдан Киев Хәрби округы гаскәрләре командующие, 1960–1964 елларда — Коры җир гаскәрләре баш командующие, оборона министры урынбасары, бер үк вакытта СССР Гражданнар оборонасы башлыгы.

1972 елдан СССР Оборона министрлыгының Генераль инспекторлар төркеме генераль инспекторы.

1946–1982 елларда СССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Сигез Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 4 Кызыл Байрак, өч 1 нче дәрәҗә Суворов, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, мәртәбәле корал — кылыч һәм шулай ук чит ил дәүләтләре орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казандагы бер урам маршал Чуйков исемен йөртә.

Хезмәтләре          

Конец третьего рейха. М., 1973; 

Миссия в Китае. М., 1983; 

От Сталинграда до Берлина. М., 1985; 

Сражение века. М., 1985.

Әдәбият           

Великая Отечественная война 1941–1945: Энцикл. М., 1985; 

Маршалы Советского Союза: Личные дела рассказывают. М., 1996; 

Великая Отечественная. Командармы: Военный биогр. словарь. М., 2005.