Биографиясе

1893 ел, Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылы – 1971 елның феврале, Үзбәкстан ССР Фирганә шәһәре.

“Хөсәения” мәдрәсәсендә укый (Оренбург шәһәре).

1914 елдан Россия армиясендә, Бәләбәй шәһәрендә 152 нче запастагы пехота полкында хезмәт итә, өлкән унтер-офицер.

Октябрь революциясеннән соң Бәләбәй өязе Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлар советы әгъзасы, Пермь губернасы Мөселманнар комиссариаты әгъзасы. Пермь шәһәрендә мөселман частьләрен оештыруда катнаша.

1919 елның мартыннан Кызыл Армиядә, Көнчыгыш фронтның 1 нче армиясендә сәясәт бүлеге хезмәткәре, 1 нче Идел буе татар укчылар бригадасының сәясәт бүлеге башлыгы.

1920 елның сентябреннән Бохара Халык Совет Республикасы Хәрби нәзаратының (халык комиссариаты) сәясәт идарәсе башлыгы.

1921 елдан Көнчыгыш (Мәскәү) хезмәт ияләре Коммунистлар университетында лектор. 1923–1926 елларда Үзәк төрки хәрби-сәяси мәктәп комиссары, башлыгы.

1926–1935 елларда ТАССР ҮБК исемендәге 6 нчы Берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбендә комиссар һәм башлык (Казан). 1935–1937 елларда ВКП(б) ҮК каршындагы курсларда укый, аны тәмамлаганнан соң, Омск хәрби училищесенең сәясәт бүлеге комиссары һәм башлыгы итеп билгеләнә.

1937 елның декабрендә нахакка гаепләнеп кулга алына, соңыннан азат ителә.

1940 елдан отставкада, Үзбәкстан ССР да төрле хакимият-хуҗалык вазифаларында эшли.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, Хезмәт Кызыл Байрагы, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гиззатуллин И.Г. Еникеев Нигматулла Салимгараевич // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2;

его же. Стойкость духа // Коммунист Татарии. 1988. № 11.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин