Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы чукынган чуашлар). Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөзнең башында авылда тегермән һәм 2 вак-төяк кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 741,5 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Иске Такталы авылының Казан Богородица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларга кадәр Казан губернасының Спас өязе Гусиха волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Спас, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Салман авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1965 елдан “Спутник” совхозы составында, 1985 елда – “Такталы” совхозы була.

Халык саны

1859 елда – 271,
1897 елда – 356,
1908 елда – 411,
1920 елда – 427,
1926 елда – 256,
1938 елда – 205,
1949 елда – 258,
1958 елда – 207,
1970 елда – 229,
1979 елда – 157,
1989 елда – 44,
2002 елда – 10 кеше (чуашлар),
2010 елда даими яшәүчеләре юк.