Чыгу вакыты

1913 елның 15 апреленнән 1916 елның 22 гыйнварына кадәр Казанда айга 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 74 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире Ф.Агиев. Даими язышучылары: Ш.Алкин, Ш.Әхмәдиев, Г.Баттал, И.Бикколов, С.Җәлал, Н.Исәнбәт, Х.Кәрим, Г.Рәфикый, Ф.Сәйфи-Казанлы, С.Сүнчәләй, Г.Шәрәф, З.Ярмәки һ.б.

Темалары

Журнал милләтнең терәге булырдай укымышлы, югары әхлакый сыйфатларга ия булган буын тәрбияләүне максат итеп куя, балаларны милләткә хезмәт итәрлек итеп үз-үзләрен камилләштерергә чакыра.

Гаиләдә һәм мәктәптә балалар тәрбияләү проблемаларын күтәрә, балалар өчен язылган шигырь һәм проза әсәрләрен, рус һәм чит ил классик язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыра.

Акча җитмәү сәбәпле чыгудан туктый.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (альбом). 1905–1925. Казан, 1926.

Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.

Автор – Р.Г.Әмирханов