Биографиясе

1929 елның 29 мае, Казан – 2019 ел, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1963).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1944 елда ВЛКСМ ҮК юлламасы белән Төньяк хәрби диңгез флотының юнгалар мәктәбенә җибәрелә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Балтыйк хәрби диңгез флотында хезмәт итә (1952 елга кадәр).

1957 елдан Татарстан «Свияга» ҖБндә эшли: техник, инженер, лаборатория башлыгы, баш инженер (1967–1993), генераль директор ярдәмчесе (1993 елдан).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге радиолокация өлкәсендәге хезмәте өчен бирелә.

Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы бар.

2 нче дәрәҗә Ватан Сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.