Биографиясе

1911 елның 5 декабре, Карлсруэ шәһәре, Германия — 1990 елның 6 марты, Гамбург шәһәре, Германия.

Бисмарк исемендәге гуманитар гимназияне тәмамлый (1930), Гейдельберг (1931–1932), Гамбург (1932), Мюнхен (1933), Бреслау (1933–1935) университетларында укый.

1936–1937 елларда Берлин университеты каршындагы «Көнчыгыш Европа тарихы еллык басмасы» («Ежегодник истории Восточной Европы») мөхәррире.

1938 елда «Иранда монголлар» («Монголы в Иране») темасы буенча диссертация яклый.

Икенче бөтендөнья сугышы елларында армиядә тәрҗемәче буларак хезмәт итә. 1944 елда «Идел-Урал» легионы өчен муллалар мәктәбен җитәкли, шунда ук төрки халыклар тарихы буенча лекцияләр укый.

1945–1948 елларда Гёттинген, 1948–1980 елларда Гамбург университетларында шәркыять гыйлеме кафедрасы мөдире.

Алтын Урда һәм аннан соң формалашкан төрки-татар дәүләтләре тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә. «Идел-Урал. Идел белән Урал арасындагы халыклар һәм илләр» («Idel-Ural. Volker und Staaten zwischen Wolga und Ural», Berlin, 1941), «Алтын Урда. Монголлар Русьта, 1223–1502» («Die Goldene Horde. Die Mongolen in Russland, 1223–1502», Leipzig, 1943) хезмәтләре авторы.

Хезмәтләре                                 

Geschichte der islamischen Länder ein Überblick. Die Mongolenzeit. B., 1948; 

Geschichte der islamischen Länder. Abschnitt 1. Leiden, 1952.

Әдәбият                

Гилязов И.А. На другой стороне: Коллаборационисты из поволжско-приуральских татар в годы Второй мировой войны. К., 1998; 

Гатин М.С. Шпулер Бертольд // Ислам на европейском Востоке: Энцикл. словарь. К., 2004; 

Werner E. Spuler Bertold // Neue Deutsche Bio graphie. B., 2010. Bd. 24.