Биографиясе

1917 елның 14 (27) декабре, Казан губернасы, Лаеш өязе Балыклы Чүкәй авылы — 1989 елның 12 сентябре, Казан.

Татар сәнгать техникумын тәмамлаганнан соң (1938), Минзәлә, Мамадыш, Әлмәт колхоз-совхоз театрларында эшли (1938–1942, 1946–1956). 1956 елдан Татар академия театрында актёр, 1959 елдан баш администратор, 1975–1979 елларда Татар драма һәм комедия театры директоры.

Иҗаты

Шәкүровның «Орденлы Касыйм» исемле беренче пьесасы 1938 елда нәшер ителә. Гаиләдәге тәрбия мәсьәләләренә багышланган «Тормыш бусагасында» пьесасы (1938, Минзәлә татар драма театрында куела, 1958) драматургка уңыш китерә. Шигырь формасында язылган «Зөһрә йолдыз» трагедиясе, «Уракчы кыз», «Мәхәббәт газабы» драмалары, «Кыз бирү», «Карт гашыйк» комедияләре 1960 елларда Минзәлә һәм Оренбург татар театрлары сәхнәләрендә куела. «Туган туфрак» (Татар академия театрында куела, 1969) һәм «Тол хатыннар, тол кызлар» (Татар академия театрында куела, 1973) пьесалары Бөек Ватан сугышы чорында совет халкының батырлыгына багышлана. «Артист» повестенда (1989) күчмә театр артисты язмышы күрсәтелгән. Шәкүров әсәрләренә романтизм, геройларны тасвирлауда психол. тирәнлек хас.

Бөек Ватан, совет-япон сугышларында катнаша.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре    

Сине ташлап китә алмыйм: пьесалар. К.,  1983; Пьесалар. К., 1987.

Әдәбият   

Мәхмүтов Һ. Сәет Шәкүровның драмалары // Казан утлары. 1971. № 2.