Күкрәгендә ике пар үтә күренмәле элпә канатлары бар, корсагы күкрәгеннән хәрәкәтчел буын белән аерылып тора. Ана шөпшәләрнең корсагы очында чаккычы бар, аның ярдәмендә алар корбанын параличлый һәм дошманнардан саклана.

Якынча 23 мең төре билгеле, киң таралганнар, Россиядә якынча 2,5 мең төре бар.

Татарстан территориясендә сколияләр (Scolidea), сапигалар (Sapygoidea), ялтырак шөпшәләр (Сhrysidoidea), юл шөпшәләре (Pampiloidea), бәрхетсыман кырмыскалар (Multiloidea), җыелма канатлы шөпшәләр (Vespoidea), казучы шөпшәләр (Sphecoidea) һәм башка өссемьялыклар вәкилләре билгеле.

Күпчелек шөпшәләр ялгыз яши (ялгыз шөпшәләр), бары тик җыелма канатлы шөпшәләр өссемьялыгыннан чын шөпшәләр семьялыгы вәкилләре һәм казучы шөпшәләрнең күп кенә төрләре (җәмгыяви шөпшәләр) гаилә булып яшиләр.

Җәмгыяви шөпшәләрнең аеруча зурлары (35-40 мм) төклетуралар ыругына карый. Бәрхетсыман кырмыскаларның кайбер төрләрендә ана затлары канатсыз. Олы затлар, кагыйдә буларак, чәчәк нектары белән туеналар. Күпчелек шөпшәләрнең личинкалары ояларда җитлегә, әмма сфецидалар (Sphecidae) семьялыгының якын төрләренең яки хризидидалар (Сhrysididae) семьялыгының тугандаш булмаган төрләренең ояларын һәм азык запасларын кулланучы оя паразитлары да бар. Күкәй салыр алдыннан шөпшәләр азык әзерләмиләр (аларның гомуми билгесе). Күкәйдән чыккан личинкаларын, гадәттә, бөҗәк һәм үрмәкүчләр белән туендыралар. 

Үсемлекләрне серкәләндереп, урман һәм авыл хуҗалыгы корткычларын юк итеп файда китерәләр.

Күп кенә шөпшәләрнең чагуы кешедә авырту барлыкка китерә.