Эчтәлек

Авылга XVII йөздә (башка версия буенча, XVI йөздә) нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1911 елда ачыла), су тегермәне, тимерче алачыгы, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1013,5 дисәтинә тәшкил итә.

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Сизнер волостена керә, 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Чепья авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Труд” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Троцианский), 1995 елдан “Труд” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Труд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1994 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Хәзер авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1746 елда – 103,
1763 елда – 80,
1811 елда – 75 ир-ат;
1859 елда – 132,
1884 елда – 238,
1897 елда – 291,
1905 елда – 324,
1920 елда – 394,
1926 елда – 384,
1938 елда – 465,
1949 елда – 362,
1958 елда – 291,
1970 елда – 274,
1979 елда – 269,
1989 елда – 243,
2002 елда – 275,
2010 елда – 266,
2015 елда – 271 кеше (удмуртлар).