- РУС
- ТАТ
Татарстанның Лениногорск районындагы авыл. Лениногорск шәһәреннән 8 км көньяктарак, Бор елгасының югары агымы буенда урнашкан
1910 елда нигез салына.
1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Михайловка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.
Хәзер Ивановка авыл җирлеге составында.
1930 елдан – “Очкын” колхозы (соңыннан “Комбайн” колхозы итеп үзгәртелә), 1957 елдан – “Лениногрский” совхозы, 1967 елдан – “Октябрьский” совхозы (Ивановка, Медведка авыллары, Марьяновка поселогы), 2003 елдан – “Агропродсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Степной” заказнигы” совхозы составында.
Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда җидееллык итеп үзгәртелә, 1969 елда ябыла.
Клуб, китапханә, мәчет бар. Клуб каршында “Аккошлар” балалар бию коллективы (2011 елдан) эшли.
Авыл территориясендә изге чишмә бар.
1926 елда – 230,
1938 елда – 198,
1949 елда – 220,
1958 һәм 1970 елларда – 177,
1979 елда – 158,
1989 елда – 139,
2002 елда – 171,
2010 елда – 163,
2017 елда – 146 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.