Латинчада дрозофилла – чык, дым яратучы. 1200 дән артык төре билгеле. Татарстан территориясендә D. melanogaster, D. funebris, D. virilis торак, яшелчә һәм җиләк-җимеш складларында тереклек итүче синантроп төрләре гадәти санала.

Үсемлекләр согы, черек органик матдәләр, личинкалары микроорганизмнар белән туклана. Дрозофиллалар ареалының киңәюе кешеләрнең чебеннәрне яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән бергә күчерүенә бәйле. Олы затлары кышлый.

Аеруча җимеш чебеннәре D. melanogaster киң таралган. Соры төстә, озынлыгы 3 мм га якын, күзләре –  ачык кызыл. Дрозофиллалар генетиканың классик объекты булып тора. ТР ФА Табигать системалары экологиясе институтында мониторинг һәм биоиндикация системасында кулланыла торган Д. melanogaster (500 буыннан артык) чебеннәрнең берничә лаборатор линиясе 20 елдан артык эшләп килә.