Россия Дәүләт Советының 1897 елның 2 июнендә император Николай II тарафыннан расланган карары нигезендә оештырыла, 1897 елның 1 июлендә ачыла.

Эшчеләргә исәп-хисап кенәгәләрен бирү тәртибен бозулар һәм аларны дөрес тутырмау, эшчеләрнең паспортларын саклау һәм аларның һәрберсе күрсәтелгән исемлекләрне төзү, фабрика кибетләре ачылу һәм алардагы сәүдә турындагы эшләрне карый: фабрика инспекциясе белән җитәкчелек итә; төнге һәм эш вакытыннан тыш хезмәтне законнар нигезендә рәсмиләштерүгә вакытлыча үзгәрешләр кертүгә ризалык бирә һ.б.

Кабулханә фабрикантлар һәм эшчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүче өстәмә кагыйдәләр чыгарырга хокуклы була, капиталистларның фабрика инспекциясе карарларына карата белдерелгән шикаятьләрен тикшерә.

Кабулханә составына губернатор (рәис), вице-губернатор, округның мәхкәмәсе прокуроры, губерна жандармнар идарәсе башлыгы, округ фабрика инспекторы, губерна земство идарәсе рәисе, Казан шәһәре башлыгы, 2 фабрикант керә.

Финанс министрлыгына буйсына.

Халык комиссарлары Советының 1918 ел 18 май Декреты белән бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 3. СПб., 1900. Т. 17. № 14232.

Әдәбият

 Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1.

Автор – Е.Б.Долгов