24 төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америкада һәм Төньяк Африкада таралган.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Гади карабай (жулан) (L. collurio) – барлык районнарда, кара маңгайлы карабай (L. minor) – Кама аръягында, соры карабай (L. exсubitor) Кама алдында һәм Кама аръягының көньяк-көнчыгышында очрый. Оя коручы, күчмә һәм кышлаучы төрләр. Куаклы елга үзәннәрендә, урман буйларында, бакча һәм паркларда яшиләр.

Гәүдәсенең озынлыгы 16-36 см. Каурый катламы йомшак, еш кына соры, ак һәм кара, сирәк кенә җирән төсләр белән бергә кушыла. Томшыгы зур, ыргаксыман аска бөгелгән, өске томшыгы очлы теш белән тәмамлана. Канатлары кыска, түгәрәкләнгән. Койрыгы озын, киртләч-киртләч. Тәпиләре көчле, бөгелгән үткен тырнаклы. Оясын куакларда һәм агачларда кора. Көрән-тимгелле 5-7 яшькелт йомырка сала. Бөҗәкләр, үрмәкүчләр, тычкансыман кимерүчеләр белән туклана. Карабайлар очлы ботакларга, чәнечкеле үсемлекләр, ешрак гөлҗимеш чәнечкеләренә кадап запас азык әзерлиләр. Августның 2 нче яртысы – сентябрьдә очып китәләр.

Кара маңгайлы карабай һәм соры карабай ТРның Кызыл китабына кертелгән.