Биографиясе

1966 елның 27 августында Казанда туган.

1988 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: әдәбият теориясе һәм компаративистика кафедрасы мөдире (2011–2013), доцент, аннары Казан университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры (2014 елдан).

Россия Фәннәр академиясенең М.А.Горький исемендәге Бөтендөнья әдәбияты институтының Россия һәм БДБ халыклары әдәбияты бүлегендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре әдәбият компаративистикасы проблемаларына карый.

В.Р.Әминева әдәбиятара диалог теориясен поэтиканың теоретик, тарихи һәм чагыштырма категориясе буларак эшли һәм әдәбиятара процессны системалаштыруның яңа принцибын кертә, бу әдәбиятта булган универсаль категориянең эшләү закончылыкларын һәм структур-семантик үзенчәлекләрен билгеләүгә яңа карашларны нигезләргә һәм мәдәниятләр һәм әдәбиятлар диалогы шартларында әдәбиятның үз-үзен гамәлгә ашыру буларак тиңдәшлек концепциясен формалаштыруга мөмкинлек бирә. Аның тарафыннан рус һәм татар әдәбиятлары арасында диалог мөнәсәбәтләренең төп типларының концептуаль-семиотик асылы ачыклана, диалогның һәр моделена хас булган мәгънәле һәм әһәмиятле белемнәрнең архитектоникасы тасвирлана һәм билгеләнә.

Фәнни тикшеренүнең аерым өлкәсе буларак фәнне һәм чагыштырма поэтиканың алымнарын билгеләү рус һәм татар әдәбиятлары жанрлары өлкәсендә чагыштырма тикшеренүләр уздыру өчен методологик нигезгә әверелә.

Трансмәдәни әдәбиятның сәнгати-эстетик асылын өйрәнү XX йөз ахыры -  XXI йөз башы сәнгати мәдәният парадигмалары формалашуда әдәбият чикләре ролен ачыкларга мөмкинлек бирә.

Докторлык диссертациясенең темасы: "Типы диалогических отношений между национальными литературами (на материале произведений русских писателей второй половины ХIХ в. и татарских прозаиков первой трети ХХ в.

250 дән артык фәнни эшләр һәм укыту-методик ярдәмлекләр, шул исәптән 7 монография, 12 уку ярдәмлеге авторы.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән минстрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе (2021).

Хезмәтләре

Типы диалогических отношений между национальными литературами (на материале произведений русских писателей второй половины ХIХ в. и татарских прозаиков первой трети ХХ в.). Казань, 2010.

Национальные литературы республик Поволжья (1980–2010 гг.). Барнаул, 2012. (автордаш).

Габдулла Тукай и русская литература XIX в.: типологические параллели. Казань, 2016.

Вопросы изучения национальных литератур. Дискурс идентичности в меняющихся контекстах. М., 2017 (автордаш).

Еникеев А.Н. Невысказанное завещание: рассказы, повесть. Казань, 2017 (төзүче, аналитик мәкаләләр авторы).

Сопоставительное изучение русской и татарской литератур. Казань, 2017.

Сопоставительная поэтика национальных литератур. Казань, 2018 (автордаш).

Сопоставительная поэтика русской и татарской литератур. Казань, 2019 (автордаш).