Биографиясе

1898 елның 23 ноябре (5 декабре), Казан губернасы, Цивиль өязе Айдар авылы – 1933 елның 30 октябре, Мәскәү.

1917–1918 елларда Әстерхан крае Мөселман эшләре комиссариаты составында татар яшьләре арасында мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнә.

1918–1920 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариатында эшчеләр комитеты секретаре, 1920–1922 елларда сәнгать бүлеге мөдире.

1922 елда Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә, бер үк вакытта Мәскәүдә татар «Эшче театры»н оештыра (кара: «Мәскәү үзәк татар эшче театры»).

Иҗаты

Беренче татар үрнәк театрында Таһир («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш), Незнамов («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Хлестаков («Ревизор», Н.В.Гоголь), Кассио, Лаэрт («Отелло», «Гамлет», У.Шекспир) рольләрен башкара.

«Эшче театры» сәхнәсендә берничә музыкаль-драма спектаклен («Галиябану», М.Фәйзи; «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», К.Тинчурин; «Наемщик», Т.Гыйззәт; «Аршин мал алан», У.Гаджибәков) куя.

Г.Айдарский тарафыннан С.Баттал пьесасы буенча куелган «Оештыручы» спектакле аеруча киң яңгыраш таба.

1925 елда Казанда беренче татар операсын («Сания») куючы режиссер.

Әсәрләре

Театр сәнгате. Казан, 1931.

Әдәбият

Стрельникова О. Звезда и смерть Газиза Айдарского // Республика Татарстан. 1999. 11 ноября.

Айдарская А.Г. Память сердца. Казань, 2002.

Сафиуллин Ю. Газиз Айдарский. Казан, 2011.