- РУС
- ТАТ
(псевдоним, Фраги), төрекмән шагыйре, төрекмән әдәбиятының реалистик юнәлешенә нигез салучы
Якынча 1730–1780 елларда яши.
Танылган төрекмән шагыйре һәм дини фикер иясе Дәүләт-Мәмәд-Әзадиның улы (1700–1760).
Ширгази (Хива шәһәре) мәдрәсәсендә белем ала.
Күп җирләргә сәяхәт кыла, иранлыларда әсирлектә була.
Сакланган әдәби мирасы 10 мең бәйт чамасы.
Мәхтүмколыйның лирикасы күбесенчә гошма строфик формасында язылган (дүрт унбер иҗекле юлдан тора).
Иҗатында Мәхтүмколый яшәешнең төп мәсьәләләренә мөрәҗәгать итә: яшьлек һәм картлык, гомернең тиз үтүе һәм ыгы-зыгылыгы булуы, яхшылык һәм яманлык, гаделлек һәм әхлакый камилләшү. Ил язмышы турында уйлана, төрки кабиләләрне берләшергә чакыра.
Мәхтүмколый поэзиясе халык иҗаты белән нык бәйле. Ул төрекмән поэтик телен халык теленә якынайта.
Әсәрләре кулъязма рәвешендә Идел буенда киң таралган була, күп тапкыр татар теленә тәрҗемә ителә.
Татар журналларында һәм шигъри җыентыкларда (Ф.Туктамышев, Ә.Исхак тәрҗемәләрендә) 1917 елдан соң күренә башлый.
Избранное. М., 1960.
Махтумкули (Юбилейный сборник, посвящённый 225-летию со дня рождения великого туркменского поэта). Аш., 1961;
Кор-Оглы Х. Туркменская литература. М., 1972.
Автор — Р.К.Ганиева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.