Биографиясе

1905 елның 15 мае, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Әнәк авылы – 1945 елның 23 апреле, Австрия.

Татар-башкорт хәрби мәктәбендә укый (1923–1925).

«Кызылармеец» газетасында әдәби хезмәткәр (1928), «Колхоз яшьләре» журналы сәркәтибе (1929–1930), Чаллы район газетасы мөхәррире (1930–1932) булып эшли.

1932–1938 елларда ТАССР Язучылар берлегенең оештыру комитетында инструктор, Татарстан китап нәшриятында өлкән мөхәррир.

Баян Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, полк партия оешмасын җитәкли, дивизия газетасы мөхәррире, сәяси эшләр буенча полк командиры урынбасары була.

Подполковник Баян Австрияне азат итү өчен барган сугышларның берсендә һәлак була.

Иҗаты

«Уракчы кызлар», «Җимерелгән окоплар» исемендәге беренче шигырь җыентыклары 1928 елда басылып чыга.

Иҗатында Һ.Такташ йогынтысы сизелә.

«Шлем кигәч», «Пост янында», «Әхмүшкә» кебек романтик рух, публицистик пафос белән язылган шигырьләрендә Гражданнар сугышы, Кызыл Армия сугышчыларына дан җырлана.

«Клеверлы кырлар» (1929), «Яңгырлы төн» (1933), «Гөләндәм» (1939), «Җимерелгән дворец янында» (1940) поэмалары авыл һәм шәһәр хезмәтчәннәренә багышлана.

Баянның Ватанны саклаучылар турындагы шигырьләре «Яшь сакчылар» (1934), «Ватан жыры» (1936), «Язгы төн» (1939) исемле җыентыкларга кертелгән.

Баянның сугыш чоры поэзиясе патриотизм, совет халкының җиңүенә ышаныч белән сугарылган (әсәрләренең бер өлеше югалган).

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1948.

Шигырьләр, поэмалар. Казан, 1960.

Гөләндәм. Казан, 2005.

Әдәбият

Хәйри Х. Шагыйрь Нур Баян // Әдәбият һәм тормыш. Казан, 1958.

Юзиев Н. Тугры улың, халкым, мин сиңа // Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. Казан, 1969.

Автор – З.М.Мәҗитов