1927 елның 14 февралендә оештырыла.

Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан.

Үзәге — шәһәр тибындагы Балык Бистәсе посёлогы.

Мәйданы — 2052,1 кв.км.

Халкы 2017 елда — 25774 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 78,6%, руслар — 20,6%). Район 78 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 13 октябрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Сыек зәңгәр җирлектә сулдан төшеп торган һәм калканның уң яктагы өске өлешен буш калдырган көмеш ятьмә, барысы өстендә — койрыгы белән бәргәләнүче кырпы балыгы».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, районның герб фигуралары — ак ятьмә һәм аның фонында сары кырпы балыгы сурәтләнгән туры почмаклы күк тукыма».

Символика нигезләмәсе

Муниципаль берәмлекнең үзәге булган Балык Бистәсе авылы XVI йөз ахырында Борис Годунов фәрманы буенча оештырыла. Бистә Россия дәүләтенең чикләрен саклау өчен Кама елгасының уң ягында төзелгән кальга (острог) янында салына. Борын заманнардан бирле бу төбәктә балыкчылык киң таралган булганлыктан, аның исеме Балык Бистәсе дип куела. Хәзерге вакытта муниципаль районга кергән күп кенә авыл халкы да балык тоту кәсебе белән шөгыльләнә. Калканның зәңгәр җирлеге район өчен су ресурслары бик мөһим булуын күрсәтә: районның табигый чиге — Кама елгасы (Куйбышев сусаклагычы), аның территориясеннән аккан Бәтке, Әшнәк һәм Шомбыт елгалары исә табигать истәлекләре дип игълан ителгән. Күк һәм зәңгәр төсләр шулай ук намус, затлылык, рухият символлары буларак билгеле. Челтәрле ятьмә аллегорик рәвештә район өчен традицион саналган челтәр бәйләү һәм зәркән һөнәрләрен күрсәтә. Балык Бистәсе челтәрләре анык сурәтле булуы, геометрик бизәкләр өстенлек итүе белән аерылып тора. Алтын — уңыш, муллык, стабильлек, ихтирам һәм акыл; көмеш — сафлык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү символы.

Авторлар коллективы

В.Пузырьков (Балык Бистәсе), Р.Хәйретдинов, Р.Салихов, И.Миңнуллин һәм Г.Бушканец (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү); М.Медведев катнашында (Санкт-Петербург).