Биографиясе

? — 1515 елның 15 гыйнвары.

Хаҗигәрәй ханның улы.

Госманлылар империясе идарәчеләре һәм Ширин ыругы җитәкчелегендәге җирле аксөякләр ярдәмендә хакимияткә килә.

Миңлегәрәй хан идарә иткәндә Кырым дәүләт булып оеша, татар ыруглары һәм карачыбәкләр белән мөнәсәбәтләр җайга салына, Төркия белән вассаллык мөнәсәбәтләре ныгытыла, тәхетнең нәсел буенча күчү тәртибе билгеләнә. Көнчыгыш Европадагы тышкы сәясәттә Төркия белән берлектә Балкан һәм Кара диңгез буеның көнбатышындагы илләргә (1504 елда Молдавиягә) яуларда катнаша, Польша-Литва һәм Рус дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләрдә «өченче көч» ролен башкара. 1480–1490 елларда Олы Урда һәм Речь Посполитага каршы берләшер өчен, эзлекле рәвештә Мәскәү белән якынлашу сәясәтен тота. Нәтиҗәдә Польшага һөҗүмнәр оештыра (1480, 1482). Олы Урда тәхетенә хуҗа булыр өчен көчле көрәш алып бара; Әхмәд ханны тәхетеннән төшерүгә, аның үтерелүенә (1502), варисларының җиңелүенә булышлык итә; Дон буена һәм Төньяк Кавказга яулар оештыра (1502–1510).

Олы Урда таркала барган саен Миңлегәрәй хан сәясәте Мәскәүгә каршы Речь Посполита белән берләшүгә юнәлеш ала. Миңлегәрәй хан идарә иткән чакта Рус дәүләтенең Кырымга каршы XVI–XVII йөзләрдә үткәрелгән сәясәтенә нигез салына.

Әдәбият          

Фәхретдин Р. Казан ханнары. К., 1995;

Некрасов А.М. Возникновение и эволюция Крымского государства в XV–XVI веках // Отечественная история. 1999. № 2;

Хорошкевич А.Л. Русь и Крым: От союза к противостоянию. Конец XV — начало XVI вв. М., 2001;

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002;

Зайцев И.В. Астраханское ханство. М., 2004.

Автор — И.Л.Измайлов