Биографиясе

1860 елның 13 мае, Кострома губернасы, Кинешма шәһәре – 1920 елның 1 октябре, Харьков шәһәре.

А.М.Бутлеров һәм А.М.Зайцев шәкерте.

Петербург университетын тәмамлый (1882). Казан (1884–1903), Харьков (1903–1920) университетларында укыта, профессор (1902 елдан). Харьковта Югары хатын-кызлар курсларын оештыручыларның берсе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре органик химиягә карый. А.А.Альбицкий олефин рәте углеводородларын һәм аларның чыгарылмаларын тикшерә. Майлы диоксикислоталарның туендырылмаган кислоталарга күчешен һәм диоксикислоталарның төрле стереоизомерларга әверелү мөмкинлеген исбатлый. Югары майлы кислоталар ангидридларын табуның уңайлы алымын эшли.

Хезмәтләре

О некоторых превращениях олеиновой и других близких к ней кислот. Казань, 1898.

К вопросу о стереоизомерии в ряду непредельных одноосновных кислот. Казань, 1902.

Әдәбият

Аверко-Антонович И.Н. Химия в Казанском университете. Казань, 1968.