- РУС
- ТАТ
генерал-майор (1940)
1890 ел, Дон өлкәсе Ермаковский станциясе — 1954 ел, Казан.
Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.
Гражданнар сугышы вакытында кызыл партизаннар отряды һәм бригада командиры; Сальск округында, Польша фронтында акгвардиячеләр белән көрәшә; Баку шәһәрен интервентлардан азат итүдә, Н.И.Махно отрядын юк итүдә катнаша.
1921 елдан Ростов өлкәсенә партия эшенә җибәрелә.
1929 елдан хәрби хезмәттә.
Бөек Ватан сугышы елларында дивизия, корпус командиры, армия командующие урынбасары, Сталинград сугышында катнаша (1942–1943).
1946 елдан ТАССРның хәрби комиссары.
1941–1945 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Ике Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.