- РУС
- ТАТ
хокук белгече, җәмәгать эшлеклесе, хакыйкый статский советник (1891 ел)
1846 елның 4 октябре, Харьков – 1907 елның 7 гыйнвары, Казан.
Дворяннар нәселеннән.
Харьков университетын тәмамлый (1868 ел). 1868–1869 елларда Харьков мәхкәмә палатасында, 1869–1870 елларда Петербург округ мәхкәмәсендә. 1870–1873 елларда Казан мәхкәмә палатасы сәркәтибе, 1899–1903 елларда – әгъзасы. 1873–1883 елларда Казан округ мәхкәмәсе әгъзасы, 1883–1888 елларда рәис иптәше (урынбасары), 1903–1907 елларда рәисе. 1888–1899 елларда Казан шәһәре башлыгы. 1904 елның ноябрь-декабрь айларында Россиядә иң ихтирам ителгән Казан Мәрьям Ана иконасын урлау эше каралган мәхкәмәдә рәислек итә.
Казан шәһәре файдасына зур күләмле иганә оештыра, шәһәрне төзекләндерүгә зур өлеш кертә: Черек күл туфрак беләнн күмелә, медицина-санитария бүлеге оештырыла, телефон, электр белән яктырту үткәрелә, трамвай юллары салына, Николаев, Андреев, Фукс бакчалары булдырыла, Кремль янында күперле Кизик дамбасы салына, сәнгать мәктәбе, сукырлар өчен училище оештырыла, шәһәр музее (1895 ел), хезмәт сөю йорты (1896 ел) һәм башкалар ачыла.
Мәскәү-Казан тимер юлы төзелешенә булышлык итә. Казан фән-сәнәгать күргәзмәсен оештыруны башлап җибәрә (1890 ел).
Казан өязе (1877 ел) һәм губернасы (1880 елдан) земство җыеннары, шәһәр думасы (1886 елдан) гласные. Казан ярлыларга ярдәм күрсәтү комитеты әгъзасы (1874 ел), рәисе (1891 ел). Ксения хатын-кызлар гимназиясенең ярдәм күрсәтү советы әгъзасы (1879 елдан) һәм рәисе (1884–1896 еллар). Казан төрмәләргә ярдәм күрсәтү комитеты директоры (1885 елдан). Казан шәһәр ятимнәр мәхкәмәсе (1888–1899 еллар), Казан Мария гимназиясе советы рәисе (1888–1899 еллар). Казан реаль училищесының шәрәфле ярдәм күрсәтүчесе (1889 елдан) һ.б.
Достойны памяти потомков (Городские головы Казани 1767-1917 гг.): Сб. док. и материалов. Казань, 2002.
Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1907. Ч. 2.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.