Көнчыгыш фронтның 2 нче армиясе Революцион Хәрби Советы сәяси бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 24 сентябреннән 1919 елның 9 июленә кадәр Вятка Аланы, Сарапул, Казан, Арча, Ижевск, Екатеринбургта нәшер ителә, барлыгы 230 саны чыга.

1918 елның 27 декабренә кадәр «Известия II армии» дип атала.

Мөхәррирләре — Л.Авенир, А.И.Парамонов.

Төп бүлекләре: «Советлар Россиясендә», «Чит илләрдән хәбәрләр», «Кызыл фронтларда», «Дошманнар станында».

Актив авторлары — Н.Алексеев, Н.Антипов, Н.Бутенин, М.Зубков, А.Иванов, П.Ионов, И.Йосфи, С.Коричев, А.Кучкин, Л.Лукин, С.Оков, М.Солтангалиев, Ф.Таипов, В.Шәфигуллин, А.Эшкинин.

Юнәлеше

1919 елның апрель–май айларында газета төп игътибарны адмирал А.В.Колчак армиясе частьләре белән көрәшкә юнәлтә.

«Колчак нәрсә китерә?», «Колчак станында», «Колчак скипеторы астында» рубрикаларында аның хәрби-сәяси планнары, яуланган җирләрдәге терроры турында сөйләнә.

Хәрби хәрәкәтләрдән тыш газета тыл тормышын да киң яктырта.

1919 елның апрель–июнендә рус телендәге басма белән беррәттән «Красный воин» татар, чуаш, мари, удмурт телләрендә дә чыга башлый, аларны бастыру сәяси бүлекнең милли секцияләре өстенә йөкләнә. Бу чорда «Ярлы», «Эш», «Йошкар кәче» исемле Казан газеталары чыгудан туктап тора, ә аларның редакцияләре «Красный воин»ны чыгаруга мобилизацияләнә. Рус телендәге сәяси мәкаләләр, армия боерыклары һәм рәсми хәбәрләрнең тәрҗемәләреннән тыш «Красный воин»ның милли чыгарылышлары үз журналистларының язмаларын, кызылармиячеләр хатларын һәм башкаларны бастыра.

Әдәбият

Негробов А. На фронтах гражданской войны // Большевистская печать. 1935. № 8–9;

Литвин А.Л. Из истории борьбы местной печати за победу на Восточном фронте в 1918–1919 гг. // Из истории возникновения и развития партийно-советской печати Удмуртии. Ижевск, 1964;

Насыров Т.М. Из истории красноармейской печати на татарском языке (1918–1920) // Татария в период Октября. Казань, 1970;

Сергеев М.Т. Возникновение и развитие печати Марийской АССР. Йошкар-Ола, 1971;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров