Заһретдин бине Мөхәммәд Бабурның 1526–1530 еллар арасында төрки телнең чагатай шивәсендә язылган тарихи-биографик хезмәте.

Анда автор биографиясенең 1493–1529 елларга караган аерым чорлары (Фирганә әмирлеге тәхете өчен көрәшүе, Сәмәрканд, Ташкент әмирлекләреннән куылганнан соң Һиндстанда үз дәүләтенә нигез салуы), Урта Азия, Әфганстан һәм Һиндстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәте, Бабурга чордаш әмир-солтаннарның яшәеш рәвешләре һәм үзара көрәше тасвирлана, Казан ханлыгы да искә алына.

«Бабурнамә» гади сөйләм телендә язылган, тасвирламалары төгәл, тәэсирле. Кулъязма рәвешендә киң таралган.

Россиядә беренче мәртәбә Казанда Н.И.Ильминский тарафыннан 1857 елда нәшер ителә. Русча беренче тәрҗемәсе 1958 елда, соңгысы 1993 елда басыла.

Басмалары

Бабер-наме, или Записки султана Бабера. Казань, 1857.

Бабур-наме. Записки Бабура. Ташкент, 1958, 1993.

Бобирнома. Тошкент, 1948.

Әдәбият

Кор-Оглы Х.Г. Узбекская литература. М., 1968.

Азимджанова С.А. Государство Бабура в Кабуле и Индии. М., 1977.

Азимджанова С.А. Индийский диван Бабура. Ташкент, 1996.

Автор – А.М.Ахунов