Эчтәлек

Пенсия эшләүчеләрдән алып калына торган средстволарны кабаттан бүлү юлы белән дәүләт органнары, шулай ук хосусый оешмалар һәм компанияләр тарафыннан түләнә. Төрләре: персональ; тиешле еллар эшләгәне өчен; гариплек буенча; тәрбиячесен югалту очрагында, картлык буенча, хезмәт пенсиясе. Законнар нигезендә дәүләт аның күләмен, билгеләү принципларын, яшьләрен билгели. 2002 елга кадәр РФдә картлык буенча пенсиягә чыгучылар өчен түләүләр күләме өзлексез гомуми хезмәт стажына һәм билгеле бер вакыт аралыгындагы уртача хезмәт хакына бәйле була. 2002 елдан соң башка төрле пенсия системасына күчелә. Хезмәт стажына һәм уртача хезмәт хакына бәйләнмәгән минималь пенсияне — база өлешен түләүне дәүләт гарантияли. Иминият өлеше пенсия алачак затның картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлеше билгеләнгән көннән башлап исәпләнгән пенсия капиталы суммасын түләүләр каралган айлар санына («РФнең хезмәт пенсияләре турында» 2001 ел Федераль законы буенча ул 19 ел, ягъни 228 ай) бүлеп табыла. Туплану өлеше хезмәт пенсиясенең әлеге өлеше билгеләнгән көнгә кадәр индивидуаль счётның махсус өлешендә исәпләнеп барылган пенсия тупланмалары суммасын алда искә алынган айлар санына бүлеп табыла. РФдә картлык буенча пенсия хокукы 55 яшькә җиткән хатын-кызларга, 60 ка җиткән ирләргә бирелә. Пенсия күләме — хезмәт хакының 25% ыннан артык түгел, пенсиянең оптималь күләме — 40–50%.

Пенсия түләүне дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары алып бара, соңгылары дәүләт корпорацияләре, хосусый фирмалар һәм предприятиеләр тарафыннан аны гамәлгә куючыларның акчалары һәм киләчәктә пенсия һәм пособие алучыларның взнослары хисабына туплана. 1990 елда РФнең Пенсия фонды оештырыла, ул — РФ хөкүмәтенә турыдан-туры буйсына торган мөстәкыйль финанс-кредит учреждениесе. Фондның төп функцияләре: пенсия һәм пособиеләр түләү өчен акча средстволарын максатчан җыю һәм туплау; халыкны социаль һәм матди яклау буенча федераль һәм төбәк программаларында катнашу; акча средстволарының тупланма өлешен кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләү юллары белән үстерү, аннан нәтиҗәле файдалану һ.б. Бюджет фонды югары закон чыгару органы тарафыннан раслана. ТРда пенсионерларга РФ пенсия фонды бүлегенең 44 идарәсе хезмәт күрсәтә. Дәүләтнеке булмаган һәм хосусый пенсия фондлары (НПФ) эшчәнлеге «Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турында» 1998 ел Федераль законы белән көйләнә; законда алар коммерциячел булмаган социаль тәэминат оешмасының махсус оештыру-хокукый формасы сыйфатында билгеләнәләр. НПФ килешүләр нигезендә үз әгъзаларын пенсия белән тәэмин итәләр; алар белән «РФдә мәҗбүри пенсия иминиятләштерү турында» 2001 ел Федераль законы нигезендә мәҗбүри пенсия иминиятләштерү турында килешүләр төзиләр.

ТРда 2013 елга 12 Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды эшли (5 есе республикада теркәлгән). ТР буенча РПФБнең 44 идарәсе 10641 мең пенсионерга хезмәт күрсәтә. 2006 елдан 8 НПФ эшләп килә (6 сы — республикада, 2 се Мәскәүдә теркәлгән), Милли НПФның берничә филиалы (Казанда һәм Әлмәттә) эшли. ТРда НПФда катнашучыларның гомуми саны 360 мең кеше, ягъни барлык икътисади актив халыкның 18% ы һәм республика предприятиеләрендә хәзер эшләүчеләрнең 22,6% ы. НПФ аша ТРның 2% пенсионеры, ягъни 18324 кеше пенсия ала.

Әдәбият  

Сиеваков Р.Б. Важный инструмент социального менеджмента предприятия // Проблемы совр. экономики. 2007. № 1.

АвторР.К.Мәҗитова