Тарихы

1719 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, икмәк саклау һәм бакалея кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 884,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Коноваловка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл таң” колхозы оештырыла, 1959 елдан – Калинин исемендәге колхоз, 1970 елдан “50 лет Татарии” совхозы составына керә. 2004–2006 елларда – “50 лет Татарии” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1933 елда яңа бина төзелә), 1949 елда – җидееллык, 1962 елда сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә, 2011 елда ябыла.

Авылда Психология-педагогика тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәге (2015 елдан), күп функцияле үзәк (2016 елдан, анда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты урнашкан), мәчет (2007 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Ә.Җ.Җиһаншин (1929–1997) – ТРның атказанган артисты, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актеры;

Җ.Җ.Җиһаншин (1926–1993) – ТРның атказанган артисты, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актеры.

Халык саны

1795 елда – 95,
1859 елда – 285,
1870 елда – 306,
1884 елда – 434,
1897 елда – 584,
1906 елда – 659,
1913 елда – 812,
1920 елда – 912,
1926 елда – 756,
1938 елда – 732,
1949 елда – 735,
1958 елда – 575,
1970 елда – 604,
1979 елда – 488,
1989 елда – 331,
2002 елда – 298,
2010 елда – 205,
2017 елда – 258 кеше (татарлар).