Биографиясе

1913 елның 18 июне, Кострома шәһәре – 1990 елның 24 сентябре, Мәскәү шәһәре.

1937 елда Мәскәү авиация институтын тәмамлаганнан соң, Казанның 27 нче заводында эшли.

1938 елдан Казан авиация институтында: авиация двигательләре кафедрасы мөдире (1938–1942 еллар, 1943–1944 еллар), директор урынбасары (1942–1943 еллар), моторлар төзү факультеты деканы (1944–1946 еллар), авиация двигательләре теориясе кафедрасы мөдире (1946–1953 еллар), институтның директоры (1949–1955 еллар).

1955 елдан Мәскәүдә: СССР югары һәм урта махсус белем бирү министры урынбасары (1955–1960 еллар), П.Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты ректоры (1960–1970 еллар), Мәскәү авиация институты профессоры (1970–1990 еллар).

Хезмәтләре факел белән кабызулы эчке янулы двигательләрдә эшче процессларны өйрәнүгә, турбореактив двигательле самолетларның очышын һәм күтәрелү тизлеген камилләштерүгә карый.

Пешкәкле һәм реактив двигательләрдә яну процессы белән идарә итү; очыш вакытында двигательләр белән самолет характеристикаларын һәм очыш программасын исәпкә алып оптималь идарә итү; авиация двигательләрен системалы проектлаштыру фәнни юнәлешләренә нигез сала.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Казан технология университетының бер бинасында С.В.Румянцевка мемориаль такта куела.

Хезмәтләре

Исследование факельной системы зажигания применительно к авиационным двигателям. М., 1958 (автордаш).

Исследование экономичности полёта и скороподъёмности самолётов с турбореактивными двигателями. М., 1958.

Системное проектирование авиационного двигателя. М., 1991.