- РУС
- ТАТ
дәүләт эшлеклесе
1896 елның 14 июле, Казан губернасы, Лаеш өязе Тауиле авылы — 1937 елның 27 октябре, Карелия АССРның Медвежьегорск районы Сандармох авылы.
Пермьдә гимназия тәмамлый (1916), Пермь университетының медицина факультетында укый (1916–1917).
1917 елда «Безнең көннәр» газетасын оештыручыларның берсе һәм мөхәррире (Пермь шәһәре).
Гражданнар сугышында катнаша. 1918–1919 елларда Көнчыгыш фронтта 51 нче укчы дивизиянең (В.К.Блюхер җитәкчелегендә) 21 нче мөселман полкы политругы.
1920–21 елларда Казанда Вакытлы революцион комитет әгъзасы, ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары, 1921–1924 елларда ТАССР ХКС рәисе.
ТАССР ҮБК һәм ХКСның «Республиканың совет учреждениеләре эш кәгазьләрендә татар телен гамәлгә кертү» Декретын әзерләүдә катнаша (1921).
Идел буенда ачлыктан интеккән халыкка ярдәм оештыручыларның берсе.
1924 елдан Мәскәүдә, РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының дәвалау бүлеге мөдире, РСФСР БҮБКның хатын-кызларның көнкүреш шартларын яхшырту комиссиясе әгъзасы.
СССР Конституциясен эшләүдә актив катнаша.
1929 елда ВКП(б)дан чыгарыла, 1931 елда репрессияләнә (кабат 1937 елда хөкем ителә); үлгәннән соң аклана.
Трёхлетие ТАССР. 1920–25 июня 1923: Докл. председателя СНК ТССР К.Г.Мухтарова. К., 1923.
Белялов У.Б. Мухтаров Кашаф Гильфанович // Возвращённые имена: Док. очерки. К., 1990.
Автор — Ф.Г.Кәлимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.