РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1922 елның 18 октябреннән 1924 елның 28 мартына кадәр Казанда атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 72 саны чыга.

Төрле елларда җаваплы мөхәррирләре: Г.Мансуров, Ф.Бурнаш, Ш.Рәмзи.

Актив язышучы авторлар: К.Әмири, М.Мөштәри, И.Рәхмәтуллин, С.Фәхри, А.Хәлим.

Юнәлеше

Газета илдәге һәм чит илләрдәге сәяси хәлләрне яктырта, яшьләргә белем бирү мәсьәләләрен күтәрә, татар әдәбияты, театры һәм вакытлы матбугат торышы турында язмалар бастыра.

«Безнең байрак» «партия юлыннан тайпылганы, милләтчелеккә тартым материаллар бастырганы өчен» РКП(б) ҮК тарафыннан тәнкыйтьләнә.

Рубрикалары: «Сәясәт дөньясында», «Чит илләрдә», «Совет Россиясендә», «Партия тормышыннан», «Фән һәм дин», «Халык мәгарифе», «Икътисад» һәм башкалар.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.