Административ-территориаль буйсынуы

1927 елда Олы Подберезье авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Кайбыч районында. 1944 елның 19 апреленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Подберезье авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Плетени” колхозы оештырыла, 1950 елда “Авангард” колхозы (Олы Подберезье авылы) составына керә. 1994 елдан – “Авангард” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2012 елдан – “Подберезье” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1930 елда ачыла), клуб бар.

Халык саны

1938 елда – 264,
1949 елда – 251,
1958 елда – 172,
1970 елда – 176,
1979 елда – 174,
1989 елда – 139,
2002 елда – 114,
2010 елда – 91,
2017 елда – 102 кеше (руслар).