Биографиясе

1947 елның 25 августы, Мөслим районы Бүләк авылы – 2005 елның 4 мае, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1974 ел).

1974–1992 елларда (бүленеп) Татарстан китап нәшриятында мөхәррир.

1992 елда «Татарстан», 1993–1997 елларда «Казан утлары» журналларында җаваплы сәркәтип.

Х.Туфан, Р.Фәйзуллин, Р.Гатауллин, Гәрәй Рәхим, М.Әгъләмов, Зөлфәт, М. Хәбибуллин, Т.Галиуллин һәм башкалар иҗатлары турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләре авторы.

Лирик шигырьләре тупланган «Баш очымда – Кояш» (1991 ел), «Көзләрем яфрак коя» (2001 ел) җыентыклары, әдәби эсселар авторы.

Әдәбият

Сафин Ф. Күңелемнең ачык тәрәзәләре // Мәдәни җомга. 1998. 17 апр.;

Кутуй Р. Мир своих детей не прячет // Казань. 1984. № 7/8.