Балтыйк, Кара, Каспий һәм Арал диңгезләре бассейннарында, күлләрдә һәм сусаклагычларда таралган.

Татарстанның барлык районнарында очрый. Зур елгаларда һәм сусаклагыч плесларында яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 50 см га кадәр, ян-яктан кысылган; авырлыгы 1 кг га кадәр. Сырты туры, корсагы кабарынкы. Корсагында очлы киль бар, тәңкәсез. Өсте зәңгәрсу-соры, ян-яклары һәм корсагы – көмешсыман соры. Сырт йөзгече кыска, артка этәрелгән, аналь һәм күкрәктәгеләре – озын. Башы зур түгел. Авызы өскә караган. Гәүдәсе җиңел коелучан ялтыравыклы вак таплар белән капланган. Төркем булып яши. 3-4 елдан җенси җитлегә. Май-июньдә уылдык чәчә. Гәүдә авырлыгына һәм зурлыгына бәйле рәвештә, 6,2 меңнән алып 94,4 меңгә кадәр уылдык бөртеге чәчә. Күбрәк бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, шулай ук суалчаннар һәм вак балыклар белән туклана.

Кәсәбәчелек объекты.