Габдулла Тукай (1886–1913) – шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе. Бу –Тукай турында һәр татарга диярлек мәгълүм әйбер

Шулай ук без аның бик иртә ятим калуын, шактый газап чигүен беләбез. Тукай Уральск шәһәрендә (Казахстан) һәм Казанда яши, сәяхәт итә, яза. Татар тормышына кагылышлы барлык нәрсәләр турында да яза, шуның белән безне татар булып үз-үзеңне хөрмәт итәргә өйрәтә. 

Тукайның аралашу даирәсе – аның дусты Ф.Әмирхан һәм «әл-Ислах» газетасы тирәсендә тупланган яшьләр. Тукай шулай ук «Яшен», «Ялт-Йолт» журналлары белән дә хезмәттәшлек итә.

Без Тукай иҗатын инде гасырдан артык өйрәнәбез, яңа мәгънәләр табабыз, аның белән бәхәсләшәбез яки килешәбез. Авыр чакта яки шатлык ташыганда, аның сүзләрен кабатлыйбыз. Тукай сүзләре сөенеч мизгеле өчен дә, хәсрәт вакыты өчен дә иң төгәле булып чыга.

Без Тукай иҗатын шулкадәр яратабыз ки, кайбер халык әкиятләрен бары тик аның әсәрләре аша гына хәтерлибез, ә персонажлары (мәсәлән, Шүрәле) рәссамнар Б.Урманче, Ф. Әминов, Б. Әлминов һәм башка бик күпләр иҗатында яши.

Тукай ядкәрләрен без Яңа Кырлай авылындагы музейда, Казандагы Әдәби музейда, Уральск шәһәрендәге Габдулла Тукай музеенда кадерләп саклыйбыз.

Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән республиканың иң күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен бүләклибез.