Тарихы

1730 елларда отставкадагы солдатлар авылы буларак нигезләнә. XVIII йөз чыганакларында Афонькино исеме белән дә искә алына.

1831 елда халкы дәүләт крестьяннары катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе, су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1975 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Афонькәсе волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1935 елның 10 февраленнән – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Новый путь” колхозы оештырыла (1959–1964 елларда аңа “Путь к коммунизму” колхозы керә (Мордва Афонькәсе авылы), үзәк утары – Лагерка авылы), 2002 елдан “Новый путь” күмәк предприятиесе эшли. 2009 елдан “Лагерка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, “Моляков” крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1907 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык, 1991 елда – урта (1958 һәм 1991 елларда яңа бина төзелә), 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1985–2016 елларда “Солнышко” балалар бакчасы (хәзер мәктәп каршында мәктәпкәчә төркем) эшчәнлек күрсәтә.

Клуб (1935 елдан, 1935, 1963 һәм 2006 елларда яңа бина салына), китапханә (1919 елда уку өе буларак ачыла, 1935 елдан клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1951 елдан, 2008 елдан клуб бинасында), кәшәнә (2019 елдан) бар.

Клуб каршында “Илем” фольклор ансамбле (2018 елдан) эшли.

Авылда “Центральный” һәм торак пунктка якын төзекләндерелгән чишмәләр бар.

Халык саны

1782 елда – 107 ир-ат;
1859 елда – 484,
1870 елда – 542,
1897 елда – 722,
1910 елда – 822,
1920 елда – 846,
1926 елда – 667,
1949 елда – 829,
1958 елда – 722,
1970 елда – 813,
1979 елда – 604,
1989 елда – 423,
2002 елда – 343,
2010 елда – 302,
2020 елда – 279 кеше (чувашлар – 94%).