Олы Чирмешән елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 12,9 км. Бассейнының мәйданы 43,5 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага. Елга башы һәм иң югары агымы Самара өлкәсе территориясендә, елга 10 км тирәсе озынлыгында ТРның табигый чиге булып тора, тамагы Чирмешән районы Казанка авылыннан 3 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют  биеклеге 155 м, тамагыныкы — 96 м.

Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәен озак вакыт яңгырлар булмаганда елга еш кына кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу вакытында су агымы катламы 80 мм.

Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,016 м/с. Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20–40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.