Биографиясе

1852 елның 21 сентябре, Вятка губернасы, Глазов өязе Елово авылы — 1914 елның 24 ноябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1878), шунда ук эшли, география һәм этнография (1895 елдан), геология һәм палеонтология (1905 елдан) кафедраларын җитәкли, физика-математика факультеты деканы (1908–1913), профессор (1885).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре геология, палеонтология, археология, этнография һ.б. мәсьәләләргә карый. Казан, Уфа, Вятка һәм Пермь губерналары территорияләрендә, Россиянең көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш районнарында геологик, географик һәм археологик тикшерүләр үткәрә. Пермь утырмаларына тәфсилле характеристика бирә, фосфорит ятмаларын, палеолит дәвере торулыкларын, Иж минераль су чыганагын, Пермь губернасында метеорит төшү урынын өйрәнә. Вятка өелмәсен аерып ала һәм өйрәнә (1894), Уралда тау хрустале чыганагын ача. Казан университетында география кабинеты оештыра.

Хезмәтләре  

Казанское Закамье в геологическом отношении // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1890. Т. 22, вып. 5 (автордаш);

О новых поселениях каменного века в Казанской губернии // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1905. Т. 21, вып. 3.

Әдәбият  

Дедков А.П. Пётр Иванович Кротов. К., 2002.