Татарстан Республикасының Биектау районы территориясендә, Коркачык тимер юл станциясеннән – 4 км, Казан пристаненнан 45 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Казан, 1935 елдан – Биектау, 1963 елдан – Питрәч, 1965 елдан Биектау районнары Шәпше авыл советы составында. Халык саны – 406 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1970 еллар ахырыннан телгә алынмый.