Һава торышын һәм климатны сыйфатлаучы билгеләрнең берсе.

Су пары басымы (ГПа), абсолют (г/м3) һәм чагыштырма (%) дымлылык, дымлылык кытлыгы (ГПа), чык ноктасы температурасы (°С) һәм башка билгеләр белән билгеләнә.

ТР территориясендә су пары басымы уртача 2 ГПа дан (гыйнварда) 15 ГПа га кадәр (июльдә) үзгәрә, уртача еллык күрсәткече 7 ГПа га якын. Һаваның чагыштырма дымлылыгы кышын уртача 80-85%, җәен 60-70%. Коры көннәр (һава дымлылыгы 30%тан ким) – 23-29, дымлы (һава дымлылыгы 80% тан ким булмаган) – 95-120 көн.

ТР территориясендә һава дымлылыгының кышкы билгеләре түбән һава температурасы, шулай ук күбрәк бертөрле түшәлмә (кар капламы) өслек халәте белән бәйле булганлыктан, акрын үзгәрә.

Республика территориясендә һава дымлылыгы таралышындагы төрлелекне аеруча җәен күзәтергә мөмкин. Зур сулыкларның (сусаклагычлар) яр буе зоналарында, аеруча су баса торган (сазлыклы) урыннарда, грунт сулары якын ятучы табигый иңкүлекләрдә, урман массивларында, ясалма сугарылучы участокларда һава дымлылыгының югары күрсәткечләре билгеләнә. Елның җылы вакытында (май-октябрь) һава дымлылыгы күп булганда, Куйбышев сусаклагычының яр буе зонасы 10-13 км га җитәргә мөмкин. Яр буе тирәсендә (100 м киңлектәге аңа чиктәш 100 м киңлектәге коры җир полосасы) су пары басымы уртача 1-2 ГПа га артыграк. Урмансыз, төрле яктан җил исүче калкулыклы урыннарда аеруча коры.

Зур шәһәрләр эчендә һава дымлылыгын билгеләгәндә шактый гына фәзаи аерымлыклар туарга мөмкин. Мәсәлән, апрельдә тыныч, аяз һава булганда, Казанда 1 Май һәм Ирек мәйданында һава дымлылыгы Казансу елгасы тугаена чыгучы кварталларга караганда чагыштырмача 25-30% ка ким.