Биографиясе

1950 елның 13 гыйнварында Куйбышев өлкәсенең Октябрьск шәһәрендә туган.

Казан консерваториясенең Н.Черняевта баян классын, С.Хәбибуллинда дирижерлык классын тәмамлый (1984).

1971–1976 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамбле баянчысы, 1976–1979 һәм 1988–1993 елларда Татар филармониясе концертмейстеры һәм солисты. 1984–1988 елларда – Казан консерваториясендә, 1993 елдан – Татар гуманитар-педагогика университетында, 2011 елдан Казан университетында укыта.

Шәкертләре арасында халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреатлары бар.

Иҗаты

В.Федотов – Россиядә баянда уйнап концерт куючы күренекле вәкилләрдән берсе. Илдә беренчеләрдән булып профессиональ автономияле радиосистема куллана башлый, төрле жанр һәм стильдәге музыка әсәрләрне шәрехләүдә сценография һәм режиссурага яңалыклар кертә.

В.Федотов башкаруы зур артистлык осталыгы белән аерылып тора; иҗат диапазоны академик, эстрада-джаз программаларын, дөнья халыклары музыкасын колачлый.

Төрле елларда В.Федотов соло концертлары белән, иҗат коллективлары составында һәм концертмейстер буларак (И.Шакиров, Р.Ибраһимов, З.Сөнгатуллина, В.Шәрипова, Ф.Әгъләмова, Г.Ильясов, Э.Җәләлетдинов, З.Нурмөхәммәтов һ.б. җырчылар белән) Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Япония, Австрия, Германия, Италия, Греция, Кипр, Венгрия, Польша, Төркия һ.б.) гастрольләрдә була.

РФ һәм Татарстан телерадиокомпанияләре өчен язмаларны гамәлгә ашыра, соло альбомнары чыгара: «Владимир Федотов уйный» («Играет Владимир Федотов»), «Баянның сихри моңнары» («Чарующие звуки баяна»), «Дустыма» һ.б.

Үзенчәлекле әсәрләр, концерт транскрипцияләре, баян һәм төрле музыка уен кораллары өчен күчермәләр авторы: «Сиртаки», «Идел сюитасы» («Идель-сюита»), «Еврей көйләре» («Еврейские наигрыши»), «Рус лирик көе» («Русский лирический»), «Татар темаларына попурри» («Попурри на татарские темы»), «М.Имашев темаларына фантазия» («Фантазия на темы М.Имашева»), «Тәфтиләү», «Су буйлап», «Кичке Казан» («Вечерняя Казань», С.Сәйдәшев истәлегенә концерт вальсы) һ.б.

В.Федотов әсәрләре Татарстан Республикасының Җыр һәм бию ансамбле, башка иҗат коллективлары һәм аерым башкаручыларның репертуарында урын ала.

Баянда башкару һәм педагогика мәсьәләләренә караган методик хезмәтләр һәм мәкаләләр, баян һәм аккордеон өчен әсәрләр җыентыклары (уку-укыту һәм концерт репертуары) авторы.

Бүләкләре

Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты (башкаручы һәм композитор буларак): 12 нче Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале (Мәскәү, 1985), Кастельфидардо (Италия, 1995), Клингенталь (Германия, 1996), Монтезе (Италия, беренче бүләк, 2005), Нью-Йорк (АКШ, Көмеш диплом, 2007), Ланчано (Италия, Гран-при, 2011) һ.б. шәһәрләрдә.

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1990), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2010) лауреаты.