Биографиясе

1927 елның 28 феврале, ТАССРның Минзәлә кантоны Иске Богады авылы — 2005 елның 16 июле, Казан.

Пермь университетын тәмамлый (1950).

1953 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (хәзер ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре алфавит тарихы, татар әдәби теленең стилистикасы, поэтикасы, орфография мәсьәләләренә карый. «Татар теленең алфавит һәм орфографиясе тарихы» (1999) китабында татар язуының борынгы руннан башлап хәзергәчә тарихы тасвирлана. «Сүз сәнгате: татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы» (2002) китабында Курбатов татар теленең фәнни һәм сөйләм стильләренең фонетик һәм лексик үзенчәлекләрен, стилистик фигураларның (анафора, антитеза, градация һ.б.) функцияләрен фәнни яктан тикшерә.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татар теленең стилистик системасы. К., 1971;

Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы. К., 1999;

 Шигырь энҗеләре ничек барлыкка килә. К., 2002; Т

атарская лингвистическая стилистика и поэтика. М., 1978;

Ритмика татарского стиха. К., 2005.

Әдәбият

Нигматуллин А.З. Татарская лингвистическая стилистика и поэтика // Вопр. языкознания. 1990. № 3.