- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1985)
1927 елның 2 марты, Буа кантоны, хәзер Апас районы Болын-Балыкчы авылы — 1988 елның 3 июне, шунда ук.
Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1954), Болын-Балыкчы урта мәктәбендә укыта.
1969–1988 елларда Апас районының Куйбышев исемендәге колхозы рәисе.
Фатихов җитәкчелегендә колхозда алга киткән җитештерү-техник база һәм социаль-мәдәни инфраструктура булдырыла. 1987 елда, 1969 ел белән чагыштырганда, ит җитештерү 2,4 тапкыр, шикәр чөгендере — 2,9, аның уңышы 1 га дан 196 ц га кадәр, һәр сыердан уртача еллык савым 3040 кг нан 3909 кг га кадәр арта.
1975–1980 елларда ТАССР ЮС депутаты.
Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Автор — И.Н.Афанасьев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.