Биографиясе

1918 елның 2 декабре, хәзерге Башкортстан Республикасының Гафури районы Үтәк авылы – 1977 елның 4 гыйнвары, Казахстан ССРның Балхаш шәһәре.

1939 елдан Кызыл Армиядә. 1943 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 322 нче гвардия танкка каршы артиллерия полкында туп командиры (Балхаш шәһәр советы исемендәге 8 нче танкка каршы артиллерия бригадасы).

1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында, Берлин операциясендә (1945) катнаша. Черкасск өлкәсенең Монастырищенский районы Цибулёв авылы (Украина ССР) янында барган сугышта батырлык күрсәтә.

1946 елдан запаста. Көнчыгыш Коңгырад поселогында эшли. Балхаш шәһәренең мактаулы гражданы.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2.

Ракипов Ш.З. Хранить вечно. Казань, 1980.