Биографиясе

1922 елның 20 декабре, Казан — 1998 елның 15 августы, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының шәфкать туташлары мәктәбен тәмамлаганнан соң (1939), 2 нче йогышлы авырулар хастаханәсендә (Казан) эшли.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында: 1942–1943 елларда 5191 нче хәрәкәттәге кыр госпиталендә шәфкать туташы, аннары 221 нче укчы дивизиянең 659 нчы артиллерия полкы 3 нче дивизионында медицина хезмәте кече лейтенанты дәрәҗәсендәге фельдшер. Ул йөзләрчә солдатны үлемнән коткарып кала. Сталинград сугышында, Кёнигсбергны азат итү өчен барган сугышларда, Ерак Көнчыгыштагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

1946–1987 елларда Казан суворовчылар хәрби училищесендә өлкән шәфкать туташы.

Бүләкләре

Халыкара Кызыл Хач комитеты тарафыннан Флоренс Найтингейл исемендәге алтын медаль белән бүләкләнә (1965).

1 нче, 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, ике Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлык өчен» һәм 12 башка медальләр белән бүләкләнә.