Гомуми мәгълүмат

Кемерово өлкәсенең төньяк-көнбатышында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Үзәге – Кемерово шәһәре.

Халкы – 47141 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 518 кеше.

Татар халкының күп өлеше – Урта Идел һәм Урал буеннан күчеп утырган татар нәселләре вәкилләре. Силино һәм Усть-Хмелёвка авылларында тупланып яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Усть-Хмелёвкада мәчет эшли, аның каршында татар телен өйрәнү курслары оештырылган.

Силинода 2002 елдан «Дололар» татар мәдәнияте клубы эшли; аның башлангычы белән 2007 елда районда беренче милли мәдәниятләр фестивале уза. 2009 елда «Дололар» клубы Кемерово өлкәсен Новосибирск шәһәрендә узган төбәк Сабан туенда тәкъдим итә.