1960 елда Зеленодольск урман хуҗалыгы буларак оештырыла; 2007 елдан хәзерге исемендә.

Гомуми мәйданы 26356 га, 3 урманчылык: Әйшә (8503 га), Зеленодольск (8661 га), Кызыл Октябрь (9192 га) участокларыннан тора.

Урман белән капланган мәйдан 24794 га тәшкил итә, шул исәптән ылыслы токымнар — 13682 га, йомшак яфраклылар — 10382 га, каты яфраклылар 698 га били.

Урман барлыкка китерүче төп токымнар: нарат (46,3%), Европа чыршысы (7,5%), каен (28,1%), юкә (10,3%), усак (3,1%), сабакчалы имән (2,8%) һ.б.

Урман типларыннан: мүкле, куаклы наратлыклар, күрәнле каенлыклар өстенлек итә.

Яшь урманнар — 10,9%, урта яшьтәгеләр — 37,0%, өлгереп килүчеләр — 18,7%, өлгергәннәр һәм картайганнар — 33,4% урман мәйданын алып тора. Гомуми агач запасы — 6886,9 мең м3, шул исәптән өлгергән һәм картайган агачлар — 2560,2 мең м3 (37,2%).

2010–2017 елларда 147 га мәйданда ышыклау утыртмалары булдырыла. Утырту материалы үстерү питомнигы, шулай ук урман янгыннары белән көрәшү өчен янгын станциясе эшли.