Биографиясе

1920 елның 19 декабре, Казан — 1996 елның 1 октябре, шунда ук.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1942), Я.М.Свердлов исемендәге заводта эшли (Горький өлкәсе Дзержинск шәһәре).

1943–1996 елларда Казан технология университетында, җылылык техникасы кафедрасы мөдире (1953–1959), директор (1959–1962), җылылык техникасының теоретик нигезләре кафедрасы мөдире (1952–1995), кафедрасы профессоры (1995 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре газсыман һәм сыек органик кушылмаларның җылылык һәм масса алмашуына, җылылык-физик үзенчәлекләренә, фаза әверелешләрендәге җылылык алмашу процессларына карый.

Статистик физика һәм мәгълүмат теориясе алымнары нигезендә Усманов яңа фәнни юнәлеш — молекуляр күчереш процесслары охшашлыгын эшли.

Химик технологияләрнең теоретик нигезләрен эшләве һәм «Түбәнкаманефтехим» АҖ дә бутилкаучук, пропилен оксиды һәм стирол җитештерүне камилләштергәне өчен ТР Дәүләт бүләге бирелә (1994).

Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы бар. «Химия технологиясендә җылылык һәм масса алмашу» («Тепло- и массообмен в химической технологии») җыентыгының баш мөхәррире.

Бүләкләре

Өч Хезмәт Кызыл Байрагы, Почёт орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Теплопроводность органических жидкостей. Л., 1971 (автордаш).

Әдәбият

Выпускники — гордость Казанского технологического университета: Краткий биогр. справ. К., 2009.